ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Түбән Каманың 29 нчы мәктәп укучылары Россия – Мексика матчын караячак

24 июнь 2017, 17:25 , Фото: Салават Камалетдинов

Түбән Каманың 29 нчы мәктәп укучылары Россия – Мексика матчын караячак Алар ишегалды спорт төрләренең илкүләм "Балалар спорты"фестивалендә футбол буенча көмеш призерлар булган.

(Казан, 24 июнь, "Татар-информ", Ольга Голыжбина). Түбән Каманың 29 нчы мәктәп укучылары Конфедерацияләр Кубогының Россия – Мексика матчына билетлар белән бүләкләнде. Ярыш берничә сәгатьтән "Казан Арена" стадионында башланачак. Укучылар ишегалды спорт төрләренең илкүләм "Балалар спорты"фестивалендә футбол буенча көмеш призерлар булган.

Бу хакта бүген медиа үзәктә оештырылган матбугат конференциясендә РФ Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет әгъзасы, җиңел атлетика буенча Россиянең атказанган тренеры, 2018 елның футбол буенча дөнья чемпионатындагы илчесе Ольга Павлова сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, Конфедерацияләр Кубогы 17 июньдә старт алды. Беренче матч Санкт-Петербургта Россия һәм Яңа Зеландия җыелма командаларының матчы белән башланды. Шулай ук турнир ярышлары Мәскәүдә, Казанда һәм Сочида үтә. 18 июньдә ТР башкаласында Португалия һәм Мексика җыелма командалары уйнады, ә 22 июнь көнне Kazan-Arena стадионында Германия һәм Чили уенчылары очрашты. Бүген биредә Россия һәм Мексика командалары матчы узачак. Казан барлыгы дүрт уен кабул итәчәк: соңгы матч 28 июньдә узачак – Татарстан башкаласы Конфедерацияләр Кубогының ярымфиналын кабул итәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10