ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Әгерҗедә 1 миллион 7 мең 600 сум үзара салым акчасы җыелган

24 июнь 2017, 22:00

Әгерҗедә 1 миллион 7 мең 600 сум үзара салым акчасы җыелган Бүгенге көнгә 2017 ел өчен 5038 әгерҗеле 200әр сум үзара салым акчасын тапшырган.

(Әгерҗе, 24 июнь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Бүгенге көнгә 2017 ел өчен 5038 әгерҗеле 200әр сум үзара салым акчасын тапшырган. Бу – 1 миллион 7 мең 600 сум дигән сүз, дип яза район газетасы.

1 июньгә кадәр җыелган 913 мең сум акчаның һәр сумына Хөкүмәт тарафыннан дүртәр сум өстәлеп, дүрт миллион ярым сум акча шәһәр бюджетына кайткан инде. Соңрак тапшырылганнарына өстәмә субсидия яңадан киләчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10