ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Күлле Киме авылында яшәүче Булат Хәмидуллин Әтнә районында алдынгы терлекче булып танылды

24 июнь 2017, 01:00

Күлле Киме авылында яшәүче Булат Хәмидуллин Әтнә районында алдынгы терлекче булып танылды Бер елны таналардан 1600 граммнан артык тәүлеклек үсеш алдым, - ди ул.

(Әтнә, 24 июнь, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”, Хәмит Бадиков). Булат Зиннур улы Хәмидуллин башта Әтнә районы  “Күлле Киме”, соңрак “Дусым” хуҗалыгының алдынгы терлекче булып танылды ул, дип яза районның “Әтнә таңы” газетасы.

Әтнәнең район булып оешуының башлангыч елларында ук симертү терлекләреннән тәүлеклек 1 килограммнан артык үсеш алу гадәти күренешкә әйләнде.

Әнием Фәймә бик тырыш, гадел терлекче иде. Мин кечкенәдән аңа ияреп фермага бара идем. Әнигә булышып йөри торгач, терлеккә мәхәббәт тәрбияләнгән, күрәсең, - дип хәйләкәр елмая үзе.

1973-1974 елларда урта мәктәпне тәмамлагач та фермада эшли, сыерлар торагында ат җигә ул. Ике ел армиядә хезмәт итеп кайткач та, бер ел дәвамында шунда ук эшли – сыерларга азык кертә. Ә аннан соң әнисе янына бозаулар тәрбияләргә урнаша... “Шуннан китте инде”, - ди. 1980 елда өйләнгәч, җәмәгате Резеда белән бергә терлек симертүдә эшлиләр. Арча районы вакытында ук аларның исем-фамилиясен районның Мактау тактасына эләләр. 30 елдан артык бер торакта эшлиләр. Симертү терлекләреннән генә түгел, таналардан да тәүлеклек кило ярым үсеш алуның чик булмавын беренчеләрдән булып нәкъ менә ул исбатлады.

Бер елны таналардан 1600 граммнан артык тәүлеклек үсеш алдым, - ди.

Данлыклы терлекчедән моның серләре белән уртаклашуын да сорадык. Ә ул кабат елмайды:

Терлеккә яхшы мөнәсәбәт, тиешле тәрбия булырга тиеш, - ди.

Күлле Кимедә төзелүче яңа торак турында ишетеп беләсездер. Әлегә анда таналар тәрбияләнә. Булат Хәмидуллин ике ай чамасы анда да эшләгән, көтүгә чыгып киткәнче 470 баш тана тәрбияләгән. “Ул таналар да шактый зур үсеш бирделәр”, - дип куана.

Өендә дә 5 баш мөгезле эре терлек асрый. Әйтүенчә, шушы арда ишәергә торалар. Ара ерак түгел, шуңа күрә фермага өйдәгеләрен карап бетереп бара...

Биредә аның әтисен – гомере буе “Коммунизмга” һәм “Әтнә таңы”ның актив хәбәрчесе булган мәрхүм Зиннур абый Хәмидуллинны искә алмасам, мәкаләм тулы булмас кебек. Терлекне ул да нык яраткан, Булат Хәмидуллинга да терлекчелек геннары әти-әнисеннән күчкән, күрәсең, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10