ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Росстат: Россиядә рәсми эшсезлек 5,2 процентка кимегән

23 июнь 2017, 19:20

Росстат: Россиядә рәсми эшсезлек 5,2 процентка кимегән Иң түбән эшсезлек дәрәҗәсе Үзәк федераль округта күзәтелә, иң югары күрсәткеч — Төньяк Кавказда.

(Казань, 23 июня, «Татар-информ»). Россиядә теркәлгән эшсезләр саны икътисади актив халыкның 5,2 процентына кадәр кимегән. Әлеге күрсәткеч апрельдә 5,3 процент булса, мартта 5,4 процент дип билгеләнгән. Бу хакта бүген Росстат язып чыкты, дип хәбәр итә Известия.

"Эшсезләр саны быелның май аенда апрельгә карата 105 мең кешег,ә яки 2,6 процентка ким. Ә узган елның шушы чоры белән чагыштырганда бу күрсәткеч 358 мең кешегә азайган, ягъни 8,3 процентка", — диелә әлеге идарә хәбәрендә.

Җәйгә Россиядә 75,8 миллион икътисади актив халык теркәлгән. Алар 15-72 яшьлек кешеләр.

Узган ел эчендә эшсезлек дәрәҗәсе илдә 0,4 процентка кимегән.

"Иң түбән эшсезлек дәрәҗәсе Үзәк федераль округта күзәтелә (3,4 процент), иң югары күрсәткеч — Төньяк-Кавказда (11,4 процент)", - ди Росстат.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10