ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әгерҗедә Сабан туена бүләк җыйдылар

23 июнь 2017, 19:00

Әлеге чара биредә беренче тапкыр оештырылды.

(Әгерҗе, 23 июнь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗедә Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йорты хезмәткәрләре бу атнада милли бәйрәмебез – Сабан туена бүләк җыю оештырдылар. Әлеге чара биредә беренче тапкыр оештырылды, дип яза җирле басма. 

Мәдәният йорты урнашкан микрорайон һәр кичне гармун моңына күмелде. Мәхмүт Газизов, Рәис Мөхәммәтвәлиев уйнаган көйләргә Дилә Шәйхетдинова, Фәния Мөхәмәтшина җыр белән кушылдылар. Бала-чага гына түгел, өлкәннәр дә бүләк җыюда активлык күрсәттеләр.

– Капка төпләренә килеп җитәргә дә өлгермибез хуҗабикәләр йә сөлге, йә яулык күтәреп чыгалар. Рәхәтләнеп биеттек, җырлаттык аларны, – ди Мәдәният йорты директоры Дилә ханым.

Элекке йоланы яңартканнары өчен халык та бик рәхмәтле мәдәният хезмәткәрләренә.

– Сез безне балачакка, яшьлегебезгә алып кайттыгыз, – диделәр алар.

5 июль көнне кичке сәгать 7дә Заводская урамындагы Мәдәният йорты каршында кичке Сабан туе уздырулары турында да халыкка хәбәр иттеләр хезмәткәрләр. Биредә кич буе уен-көлке, матур бәйрәм тамашасы булачак, рәхим итегез, диделәр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10