ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда футбол мундиале кысаларында, Казан Кремлендә дини музыка концерты була
“Балкыш” фестивале лауреатлары Филармония бакчасында хәйрия концерты уздыра
Татарстан баш приставы урынбасары итеп Әнвәр Закиров билгеләнде
Татар дәүләт филармониясе хәйрия концертларында бер миллион сумнан артык акча җыярга уйлый
Казанда дөнья чемпионатында 200гә якын халык фольклор коллективы чыгыш ясаячак

Җәмгыять

Кама балалар медицина үзәгендә катамнез бүлеге ачылды

23 июнь 2017, 15:00

Кама балалар медицина үзәгендә катамнез бүлеге ачылды Ул бер килограммнан да ким авырлык белән туган сабыйларны тернәкләндерүдә ярдәм итәчәк.

(Чаллы, 23 июнь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Кама балалар медицина үзәгендә катамнез бүлеге ачылды. Ул бер килограммнан да ким авырлык белән туган сабыйларны тернәкләндерүдә ярдәм итәчәк, дип яза җирле басма.

"Гадәттә мондый балалар реанимация үтеп, өйләренә кайтарылып җибәреләләр һәм яшәү урыннары буенча шифаханәләргә исәпкә куелалар. Аннары без аларны күрмибез дә диярлек. Ә бит аларның күбесе медицина ярдәменә мохтаҗ. Шул максатлар өчен катамнез бүлеге ачтык", – ди баш табиб урынбасары Наил Агишев.

Биредә сабыйларны педиатрлар, офтольмологлар, неврологлар һәм башка тар белгечләр карый. Балалар бер яшькә кадәр хастаханә табиблары күзәтүе астында була. Бүгенге көндә биредә 34 баланың сәламәтлеге тикшерелә.

Кама балалар медицина үзәге артындагы балалар мәйданчыгы территориясендә Римма Щебланова исемендәге сквер булачак. Римма ханым 1970 елларда Чаллының педиатрия хезмәтен җитәкләде. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә беренче һәм икенче балалар хастаханәләре барлыкка килде. Сәламәтлек саклау ветераннары аның исемен мәңгеләштерү максатыннан сквер ясарга тәкъдим иткәннәр иде. "Проект инде эшләнеп бетү алдында. Якын арада территорияне төзекләндерү эшләре башланачак", – ди КДМЦның баш табибы Тимур Мөбәрәкшин.

Шушы көннәрдә медицина шәһәрчеге территориясендәге автомобиль хаосының бетереләчәге дә мәгълүм булды. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре биредә "бөкеләр" нәтиҗәсендә еш кына юл һәлакәтләре булуы, ашыгыч медицина ярдәме машиналарының балалар хастаханәсенә, перинаталь үзәккә һәм бала тудыру йортына килә алмый интегүләрен әйттеләр. Шулай ук йөкле хатыннар, балалар юл аша чыга алмыйлар, чөнки медицина шәһәрчеге территориясендә юл хәрәкәте билгеләре юк.

Бүгенге көндә ГИБДД белән килешенгән проект инде әзер. Аның буенча медицина шәһәрчеге мәйданында бер хәрәкәтле юл булачак, биредә ясалма каршылыклар, юл хәрәкәте билгеләре барлыкка киләчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10