ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Халык рәссамы Мәдияр Хаҗиев илле картинасын Татарстан музейларына бүләк итәргә тели

22 июнь 2017, 21:37 , Фото: Ильнар Тухбатов

Халык рәссамы Мәдияр Хаҗиев илле картинасын Татарстан музейларына бүләк итәргә тели Картиналарының утызын рәссам – Болгар музей-тыюлыгына, егермесен – “Хәзинә” милли сәнгать галереясына дип тәгаенләгән.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның халык рәссамы Мәдияр Хаҗиев үзенең илле картинасын Татарстан дәүләт музейларына бүләк итәргә тели. “Мин үземнең гомерем буе язган иң яхшы картиналарымны, “Хәзинә” милли сәнгать галереясында күргәзмә ясап, җәмәгатьчелеккә күрсәтеп, матур итеп тапшырасым килә, - ди ул. - Рәссамнар өчен, “Хәзинә”дә күргәзмә оештыру - зур дәрәҗә”.

Рәссам картиналарының утызын – Болгар музеей-тыюлыгына, егермесен – “Хәзинә”гә дип тәгаенләгән.

Мәгълүмат өчен. Татарстан һәм Россия рәссамнары берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, халык рәссамы Мәдияр Хаҗиев тумышы белән Саба районыннан. 1949 елда туган. Чаллыда яши. Республика, региональ һәм халыкара күргәзмәләрдә катнаша.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10