ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Талия Миңнуллина: Футболга карата битараф идем – бер күрүдә яратып өлгердем

22 июнь 2017, 18:51 , Фото: Салават Камалетдинов

Талия Миңнуллина: Футболга карата битараф идем – бер күрүдә яратып өлгердем Республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе беренче тапкыр футбол матчын Конфедерацияләр Кубогы вакытында караган.

(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). 18 июньдә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина “Казан Арена” стадионында Португалия-Мексика матчын тамаша кылган. Бүген Германия-Чили уенына да барырга җыена. Бу хакта ул бүген Конфедерацияләр Кубогына аккредитация узмаган журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясе вакытында җиткерде.

“Футболга карата битараф идем. Португалия-Мексика матчы мин караган беренче уен булды. Аның турында күбрәк беләсем килде. Һәм, беләсезме, әлеге спорт төрен яратып өлгердем, үзем өчен футболны ачтым”, – диде Талия Миңнуллина журналистларга.

Беренче карауда ук футболны яратып өлгерүен ул уенның мавыктыргыч булуы белән бәйләп аңлатты.

“Биредәге рух, уен мохите, тамашачыларның көч бирүе һәм футболчыларның азаккы минутка кадәр җиңү өчен көрәшүен ошаттым”, – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, әлеге очрашуда Талия Миңнуллина, Конфедерацияләр Кубогының бездә узуы Татарстанга инвесторларны җәлеп итәргә булышачак, моның өчен үзебезгә дә агент булырга кирәк, дип белдерде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10