ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Актанышта тәрбиягә бала алучылар катнашында Сабан туе үткәрелде

22 июнь 2017, 22:00

Актанышта тәрбиягә бала алучылар катнашында Сабан туе үткәрелде Сабантуйга һәр гаилә үз уены, үз бүләкләре белән килә икән.

(Актаныш, 22 июнь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Бүген Актаныш районы Киров авыл җирлеге балаларның шат авазларыннан яңгырап торды. Сыендыручы гаиләләр җыелышты, дип яза җирле басма.

– Һәр елда сыендыручы гаиләләребез белән гөрләтеп сабантуй үткәрәбез. Барысы 11 гаиләбез, 32 балабыз быел да шушы матур бәйрәмгә җыелдык, – ди район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Лена Фазлыева

Сабантуйга һәр гаилә үз уены, үз бүләкләре белән килә икән. Әниләр бик җитез – капчык киеп сикерү, җитезлектә узышу, йомырка кабып йөгерү, аркан тарту кебек уеннарны да оештыралар, үзләре дә кушылып катнашалар. Ул арада кыз-малайлар өйрәнгән шигырь-җырларын башкарып, осталыкларын күрсәтергә дә өлгерәләр.

Чыннан да, тарсынып торучылар юк иде биредә – балалар үзара дуслар, сердәшләр тапкан, читтә ялгыз моңаеп торучыны күрмәссең. Кыска гына гомерләрендә олы кеше өчен дә авыр сынаулар узган, әмма балачак ихласлыгын, самимилеген, сөенү-шатлану хисен югалтмаган балаларны әти-әниләре сөенеп күзәтте. Чын бәйрәм рухы белән сугарылган чарадан һәркем күтәренке кәеф белән таралды, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10