ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде
Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды
Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар
Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк
Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды

Татар дөньясы

Татар-информ әзерләгән татарча язмалар Медиаметрикста дөньякүләм ТОПка чыкты

22 июнь 2017, 16:30

Татар-информ әзерләгән татарча язмалар Медиаметрикста дөньякүләм ТОПка чыкты Mediametricsта тел буенча чикләүләр юк - рейтинг фәкать материалларның популярлыгы, ягъни укучылар саны буенча гына билгеләнә.

(Казан, 22 июнь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында әзерләнгән татарча хәбәрләр Mediametrics сервисының дөньякүләм һәм федераль ТОПына чыга башлады. Бу - татар телендә язылган материалларның тарихта беренче тапкыр әлеге ТОПларга чыгуы.  

ТОПка чыккан татарча хәбәрләр "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы карамагындагы tatar-inform.tatar һәм intertat.ru сайтларында урын алган иде. 

Mediametrics - социаль челтәрләрдә иң күп укылган материалларны барлап, рейтинг төзүче бәйсез онлайн-агрегатор. Ул регион, Россия, дөнья күләмнәрендә 10 минут, 1 сәгать, 1 тәүлек, 1 атна, 1 ай аралыгында иң күп укылган материалларны билгели. Россиядә яшәүче халыклар телләрендәге язмалардан Медиаметриксның федераль ТОПында бүгенге көндә рус телендә һәм, "Интертат.ру" белән "Татар-информ"да дөнья күргән татарча материаллар исәбенә, татар телендә генә хәбәрләр күренә. Гәрчә Mediametricsта тел буенча чикләүләр юк - рейтинг фәкать материалларның популярлыгы, ягъни укучылар саны буенча гына билгеләнә. ТОПка иң күп укылган материаллар чыга. Редакцияләр рейтинг төзелүенә тәэсир итә алмый.                                                                                                   

Түбәндәге скриншотларда күп укылу нәтиҗәсендә федераль ТОПка чыккан "Татар-информ" (ТИ) һәм Интертат.ру (ИТ) хәбәрләрен күрергә була. Медиаметрикс рейтингының федераль ТОПында беренче татарча хәбәр быелның мартында күренде һәм шул вакыттан атнага 3-4 тапкыр чыгып бара. Дөньякүләм ТОПка беренче татарча хәбәр быел 1 июньдә чыкты.

Искәртеп үтик, Медиаметрикс билгеләгән хәбәрләрне ай саен 2-3 миллион кеше укый. 

 (31.03.2017, федераль ТОП)

(01.06.2017, дөньякүләм ТОП)

 (01.06.2017, дөньякүләм ТОП)

(15.06.2017, федераль ТОПта 1нче урын)

(15.06.2017, федераль ТОП)


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10