ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чувашстанда 15 июньдә югалган 11 яшьлек кыз баланы үле килеш тапканнар

22 июнь 2017, 10:12

Чувашстанда 15 июньдә югалган 11 яшьлек кыз баланы үле килеш тапканнар Җинаять кылуда шикле кеше тоткарланган.

(Казан, 22 июнь, "Татар-информ"). Бүген иртән Чувашиянең Цивильск шәһәрендә бер атна элек югалган 11 яшьлек кыз баланы үле килеш тапканнар, дип хәбәр итә "Мой город”.

11 яшьлек кыз бала 15 июньдә  көндезге сәгать 3ләр тирәсендә йорт янында балалар мәйданчыгында уйнаганда юкка чыга. Кызның югалуы турында 16 июньдә хокук саклау органнарына Цивильск шәһәрендә яшәүче кызның әнисе мөрәҗәгать иткән. Шуннан эзләү-коткару эшләре башлан.

Чыганак мәгълүматлары буенча, кыз бала югалу факты буенча ике җинаять эше кузгатылган. Беренчесе “үтерү”, икенчесе – "салкын караш" маддәсе буенча. Соңгысы 11 яшьлек кыз бала укыган мәктәп укытучыларына, шулай ук балигъ булмаганнар эше буенча комиссиягә карата кузгатылган.

Россия Тикшерү комитетының Чувашия буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, үтерүдә шикле кеше – шушы ук шәһәрдә яшәгән 23 яшьлек ир-ат тоткарланган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10