ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Оренбург өлкәсендә 7 яшьлек малай сөннәткә утыртканнан соң вафат булган

21 июнь 2017, 17:07

Оренбург өлкәсендә 7 яшьлек малай сөннәткә утыртканнан соң вафат булган Баланың гомере 5 нче номерлы Орск шәһәр хастаханәсендә өзелә.

(Казан, 21 июнь, "Татар-информ"). Орск шәһәре балалар хастаханәсендә 7 яшьлек малай вафат булган, дип хәбәр итә ural56.ru.

Әлеге агентлык хәбәр иткәнчә, сөннәткә утырту операциясен балага медицина оешмасында ясамыйлар. Малай, 5 нче номерлы шәһәр хастаханәсе реанимациясенә китерелгәч вафат була. Хастаханәнең баш табибы, табиблар серенә таянып, әлеге вакыйгага аңлатма бирүдән баш таркан.

Әлеге факт буенча Тикшерү комитеты эш башлаган, хәзер тикшерү өчен кирәкле документлар әзерләнә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10