ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт шәһәрнең Җәмигъ мәчете төзелеше барышы белән танышты

21 июнь 2017, 22:00

Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт шәһәрнең Җәмигъ мәчете төзелеше барышы белән танышты Төзелеш барышы белән танышканнан соң Әлфәс хәзрәт фонд офисында төзелеш барышы буенча зур булмаган киңәшмә уздырды.

(Чаллы, 21 июнь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Мирһади Разов).  Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин шәһәрнең Җәмигъ мәчете төзелеше барышы белән танышты, дип яза җирле басма.

Аны Җәмигъ мәчетенә финанас ярдәме күрсәтү Фонды директоры Уел Хөсәенов, "Стройтраст" фирмасы генераль директоры Раил Миннегалиев, нәзарәтнең "Вакыф" фонды вәкиле Фәрит Шәрипов, төзелеш участогы башлыгы Алмаз Заманов озатып йөрделәр. Әңгәмә вакытында Алмаз Заманов болай диде: "Август ахырына билгеләнгән эш күләмен – I этапны тәмамларга планлаштырабыз. 1300 кубометр бетон саласыбыз, 150 тонна арматураны урнаштырасыбыз бар. Бу эшләргә "Стройтраст" фирмасының 45 эшчесе, 3 берәмлек техника җәлеп ителгән. Эш ял көннәрсез алып барыла. Моннан соң цоколь каты стенасына гидроизоляция ясыйсы, аны җир белән тигезлисе кала. Бетон белән тоткарлык юк, әлегә график буенча барабыз."

Төзелешкә финанс ярдәме җәлеп итү фонды җитәкчесе Уел Галим улы исә әйтелгәннәргә болай дип өстәде: "Монда барысы да җитә, тик финанслар гына җитми. Цоколь катын төзеп бетерү, аңа гидроизоляция ясау, җир белән күмү, консервацияләү өчен тагын өстәмә рәвештә 15 млн. сум акча таләп ителә. Иң беренчедән, ярдәм итүчеләргә рәхмәтемне әйтәсем килә. Нигез салуга "Чаллы икмәге", "Сатурн" җәмгыятләре шактый өлеш кертте. Хәтта пенсионерлар да пенсияләреннән өлеш чыгаралар. ГЭСта яшәүче бер мөселман әбиебез бар. Квартал саен килеп бухгалтериябезгә 14-15 мең сум акча тапшыра. Шундый кешеләр булганда мәчетебезне төзи алырбыз дигән өметебез көчәя. "Стройтрастка" бик зур рәхмәт. Алар финанслау тулысынча булмаса да, цоколь катын быел тәмамларга ният итәләр."

Төзелеш барышы белән танышканнан соң Әлфәс хәзрәт фонд офисында төзелеш барышы буенча зур булмаган киңәшмә уздырды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10