ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы ташъязма истәлекләрне торгызу көнен булдыру кирәк дип саный
Дамир Фәттахов Яшьләр хөкүмәтенә үз ведомствосы эшчәнлегендә катнашырга тәкъдим итә
Тамбов Сабан туе Уваров районы оешуга 90 ел тулуга багышлана
Айрат Зарипов: Казан турында уңай тәэсирләр чит ил матбугат чараларында һаман чыга
19 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Хәвеф-хәтәр

Мөслим авылында яшәүче бер ханымның өеннән ярты миллион сум акча юкка чыккан

21 июнь 2017, 04:00

Мөслим авылында яшәүче бер ханымның өеннән ярты миллион сум акча юкка чыккан Оператив тикшерүләр барышында ачыкланганча, ышанычлы зат төн үткәрергә өйгә гашыйкларны керткәләгән икән.

(Мөслим, 21 июнь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). 12 июньнән 18 июньгә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлегенең дежур частенә 50 хәбәр керде. Алар арасында колыны белән бия югалу турындагы хәбәргә аерым тукталыйк. Шуганка авылында яшәүче гамсез хуҗасы атны урамда калдыра – йорт каршында бәйләп куя. Шуның белән бурларга уңайлык тудыра. Хәзер бу эш буенча оператив-эзләү эшләре бара, дип яза җирле басма.

Бер очрак буенча җинаять эше ачылды: Мөслим авылында яшәүче бер ханымның өеннән зур суммада акча югала. Ни сәбәпле ярты миллион сум акча банкта түгел, ә өйдә сакланган – бу сорау әлегә ачык кала. Хуҗабикә озак вакытка каядыр киткәндә, өй карап торырга һәм гөлләргә су сибәргә, дип, ачкычын бер танышына калдыра. Оператив тикшерүләр барышында ачыкланганча, ышанычлы зат төн үткәрергә өйгә гашыйкларны керткәләгән икән. 

Хокук тәртибе саклау һәм миграция законнары өлкәсендә административ хокук бозулар өчен 153 беркетмә төзелгән, шул исәптән 144е – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен. Кинәт үлү очраклары – 3, дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлеге штабыннан.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10