ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
22 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Баулыда хоккей йолдызлары тәрбияләнә
Әлки районынының “Хузангай” җәмгыятенә 20 ашлык уру комбайны кайтты
Казанда 350дән артык кеше триатлон ярышларында катнашты
Алдагы көннәрдә Башкортстанда һава температурасының кискен төшүе көтелә

Җәмгыять

Эш бирүчеләрнең Россия халкына өч миллиард сумнан артык бурычы бар

20 июнь 2017, 21:56

Эш бирүчеләрнең Россия халкына өч миллиард сумнан артык бурычы бар Россия халкы алдында май аенда хезмәт хакы буенча бурыч 13,4 процентка кимегән. Бу 517 миллион сум дигән сүз.

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Россия халкы алдында май аенда хезмәт хакы буенча бурыч 517 миллион сумга кимегән. Бу 13,4 процент дигән сүз. Нәтиҗәдә эш бирүчеләр кул астындагыларга 1 июньгә 3,3 миллиард сум акча түләмәгән. Бу хакта Дәүләт статистикасы федераль хезмәте хәбәр итә, дип яза "Российская газета".

Эш бирчеләр барлыгы 36 мең россиялегә хезмәт хакы буенча бурычлы. Аларның 43 проценты – эшкәртү оешмаларында; 23 проценты - төзелештә; 12 проценты – файдалы казылмалар табуда; 8 проценты – авыл хуҗалыгында, аучылыкта, урманчылыкта; биш проценты – транспорт тармагында эшли.

97,9 процент очракта бурыч оешманың шәхси акчалары булмау сәбәпле җыелган. Россия хезмәт идарәсе башлыгы Всеволод Вуколов фикеренчә, җәен хезмәт хакы буенча бурычлар кими. "Бурыч буенча хәл тотрыклы ", – дип белдергән ул "Российская газета"га.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10