ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Зәй районында терлек азыгы әзерләү темпы арта

20 июнь 2017, 15:00

Зәй районында терлек азыгы әзерләү темпы арта Хуҗалыкта эш ике сменада алып барыла.

(Зәй, 20 июнь, "Татар-информ", «Зәй офыклары», Рәзимә Кашапова). Зәй районында терлек азыгы әзерләү темпы арта. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 19 июньгә алынган мәгълүматлар буенча, барлык агрофирмалар, “Нива” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 5600 гектар мәйданда күпьеллыклар чабылып (ул барлыгы 8600 гектарда), хуҗалык базларына 17, 5 тонна сенаж салынды. Эш тәүлек әйләнә алып барыла, һәр агрофирмада терлек азыгы әзерләү бригадалары бар, алар ничек тә уңыйлы вакытны эшләп калырга тырыша, дип яза район газетасы.

Игенчеләр алдында хәзер үләннәрнең сусыл, туклыклы вакытында терлек азыгы әзерләү бурычы тора, тик бу эшкә торымнан-торымга явып узган яңгырлар комачаулый. “Зәй” агрофирмасының “Ялкын” бүлекчәсендә эш тулы куәттә бара.

“Ялкын” хуҗалыгында күпьеллыклар 1500 гектар мәйдан били, шуның 1100е – люцерна, калганы костерка. (Агымдагы елда исә кукуруз 1300 гектарда игелгән.) Күпьеллыклар биредә 700 гектар мәйданда чаптырылган инде.

-Терлек азыгы әзерләүгә ныклап өч-дүрт, сенаж салуга бер көн элек кенә керештек. Бу эшне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга тырышабыз, сенаж базларыбыз алдан ук әзерләнде, чистартылды, - ди бүлекчә җитәкчесе Иван Комаров.

Биредә күпьеллыкларны төрле маркадагы техникаларда Таһир Гомәров, Хәниф Хәйдаров, Расим Мөфтиев, Андрей Митрофанов, Айдар Шәрәфиевлар чаптыра. Иван Матвеев теземнәрне “МТЗ- 1221” тракторында әйләндереп тора. Калын, сусыл пакосларны исә “Джондир” һәм “Ягуар” тракторлары ваклап турап “КамАЗ” машиналарына төяп бара. Түбәләмә төялгән “КамАЗ” машиналары басу белән Әхмәт товарлыклы-сөтчелек комплексында урнашкан баз арасында киләп сара. Комплекста барлыгы 2600 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Аларны кышлату өчен тугыз баз сенаж салына, бүгенге көндә шуның берсенә генә әле сенаж салына башлады. Базда сенажны ике трактор трамбовать итеп тора.

-Көненә уртача биш рейс ясыйбыз, яңгыр булмаган көннәрдә исә 15әр рейс ясаган да бар, - ди машина йөртүче Газинур Хәмидуллин. Ул арада “КамАЗ” машинасы белән тиздән 60 яшен тутыручы Фәнил Хәйруллин да килеп туктады. Гомерен авыл хуҗалыгы тармагына бәйләгән ага яшьләр белән беррәттән тырыш хезмәт куя.

– Күп еллар терлек азыгы әзерләүдә катнашкан бар, быелгы кебек мул терлек азыгы күргән юк иде, эшләве дә күңелле, - ди Фәнил Хәйруллин.

“Ягуар” белән “Джондир” тракторларының машиналарга сенаж төявенә күз дә иярми.

-Яңа заманча терлек азыгы әзерләүче трактор хуҗалыкка быел гына кайтты, аны иярләү бәхете, күп ел эшләүче буларак, миңа эләкте. Моңа кадәр биш ел “Ягуар” иярләгән идем. Заманча техникада эшләү башкача, анда уңайлылыклар күбрәк, -ди “Джондир”ны иярләүче Нияз Абзалов.

Хуҗалыкта эш ике сменада алып барыла. Ягулык-майлау материалга ихтыяҗ юк, эш оештырылышы, ашатудан канәгать без, диләр терлек азыгы әзерләүчеләр диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10