ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Мерседес” бәрдергән 8 яшьлек малай хастаханәдә үлгән
Волонтерларга күбрәк нинди сораулар буенча мөрәҗәгать итүләре билгеле булды
Түбән Карамалыда янгында бала һәлак булган
И.Метшин, ДЧ финалының 1/4 өлешендә Россия катнашса, матчка барырга тырышачагын әйтте
Түбән Камада экскаваторның өч машинаны бәрдергәнен видеога төшергәннәр

Җәмгыять

Путинга сорау биргән кызны, дәвалау өчен, Мәскәүгә китерәләр

19 июнь 2017, 12:14

Путинга сорау биргән кызны, дәвалау өчен, Мәскәүгә китерәләр 15 июнь көнне оештырылган туры элемтә вакытында кыз ил Президентына үзен ялгыш дәвалаулары хакында җиткергән иде.

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”). Ил Президенты Владимир Путинның туры элемтәсе аша төбәкнең сәламәтлек саклау өлкәсенә шикаять белдергән 24 яшьлек Дарья Старикованы бүген Мәскәүгә китерәчәкләр. Бу эш Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына йөкләтелгән. Бүген иртән самолет Раменское аэропортыннан Мурманскига очты. Әлеге шәһәрдә кичә Россиянең әйдәп баручы онкологлары белән үткәрелгән консилиумда кызны Мәскәүгә җибәрү турында карар кабул ителгән.

“Российская газета” язганча, 15 июньдә Президент белән үткән туры элемтәгә Апатиты шәһәреннән Дарья Старикова мөрәҗәгать итә. Кыз Владимир Путинга үзен ялгыш дәвалаулары хакында зарлана. Шул сәбәпле күп вакытның әрәмгә китүен җиткерә.

Турыдан-туры элемтәдән соң Дарья Старикованы район хастаханәсенең реанимация бүлегенә китерәләр, аннан ул Мурманскиның өлкә хастаханәсенә озатыла. Россия Федерациясе Тикшерү комитеты, Старикованың мөрәҗәгате нигезендә, "эшкә салкын карау" маддәсе буенча җинаять эше дә кузгатты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10