ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Путин Португалия башлыгы Марселу Ребелу де Соуза белән очрашты
Иран җанатарлары “Казан-Арена”дагы матчка әзерләнә
Инстаграмда Гүзәл Яхинаның шәхси бите ачылды
Казан, җанатарларны бәлеш белән сыйлап, Дөнья чемпионаты шәһәрләре бишлегенә керде
Владимир Путин Россия – Мисыр матчын карамаган

Спорт

Дөнья лигасының "Алтылык финалы"нда катнашачак волейбол җыелмалары ачыкланып бетте

19 июнь 2017, 08:39

Дөнья лигасының Россия волейбол җыелмасы соңгы тапкыр турнирда дүрт ел элек җиңү яулаган.
(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Волейбол буенча Дөнья лигасының "Алтылык финалы"нда катнашачак барлык ир-атлар җыелма командалары да ачыкланып бетте. Турнирның хәлиткеч уеннары 4-8 июльдә Бразилиянең Куритиба шәһәрендә уза.
 
Польша җыелмасын откан Америка волейболчылары "Алтылык финалы"нда катнашу хокукын яулаган соңгы команда булды. Алар төркем этабын алтынчы урында төгәлләде. Аңа кадәр финал раундына Франция, Сербия, Бельгия, Россия һәм мәйдан хуҗалары – Бразилия командалары узган иде.
 
Төркем этабын 5 нче урында төгәлләгән Россия җыелма командасы соңгы тапкыр турнирда 2013 елда җиңү яулаган иде. Шуннан бирле беренче дүртлеккә дә эләгә алганнары юк.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10