ҺАВА ТОРЫШЫ +30 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Сургут Сабан туенда Әлмәт спортчысы Рөстәм Йосыпов батыр калган
Д.Фәттахов Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен бүләкләнде
Төркиядә 24 июньдә узган сайлауда демократия җиңде - Рәҗәп Тайип Эрдоган
Филармония бакчасында дүртенче хәйрия концерты оештырылды
Минзәлә театры “Сүнгән йолдызлар” спектаклен куярга әзерләнә

Дин

Төркия Сириядә 80 мәчет төзи

18 июнь 2017, 16:13

Төркия Сириядә 80 мәчет төзи Төркиянең Дини эшләр буенча идарәсе җитәкчесе Сириядәге дини объектларны торгызу эшләре турында сөйләде.

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). Төркиянең дини фонды Сириянең Аазаз, Джераблус, Идлиб һәм Ар-Раи шәһәрләрендә 80 мәчет төзиячәк.  Бу хакта журналистларга Төркиянең Дини эшләр буенча идарәсе җитәкчесе Мехмет Гермез сөйләде, - дип хәбәр итә "Анадолу" агентлыгы.

Аның сүзләре буенча, Сириянең 400 дән артык дин эшлеклесе Төркиянең Дини эшләр буенча идарәсенә эшкә алынган. "Бу - бераз соңга калынган адым, ләкин без моны сириялеләргә файда китерер дип уйлыбыз", - дип белдерде Гермез.

"Болар барысы да Сирия халкына ярдәм йөзеннән эшләнелә. Бәрелеш елларында Сириянең йөз меңләгән кешесе һәлак булды, миллионлаганнары йортсыз калды, ә кайбер өлеше илдән китәргә мәҗбүр булды", - диде идарә җитәкчесе. Шулай ук бүгенге көндә Төркиядә Сириядән килгән якынча өч миллион качак яши, дип билгеләп үтте ул, бүгенге көндә ислам дөньясындагы хәлләргә карата үкенечен белдереп. 

Гермез, Төркиянең гуманитар структураларының дөньяның 117 илендә актив эш алып барганлыгын да искәртеп үтте. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10