ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Актанышның үзәк Сабантуй мәйданында зур өмә узды

17 июнь 2017, 19:00

Актанышның үзәк Сабантуй мәйданында зур өмә узды Актаныш авылы Сабан туе 2 июльгә билгеләнгән.

(Актаныш, 17 июн, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Милли бәйрәмгә якташларны, райондашларны, кайткан кунакларны тулы әзерлек белән каршы алу максатыннан бүген, 17 июнь көнне, Актанышыбызның үзәк Сабантуй мәйданында зур өмә узды, дип яза район газетасы.

Район үзәгендә урнашкан барлык оешмаларның хезмәткәрләре милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-төкәнмәс чишмәсе булып торган бәйрәмебез үтәчәк урынны тәртипкә китерде.

Иртәнге сәгатьләрдән үк мәйдан гөрләп торды: хезмәт коллективлары үзләренә бүлеп бирелгән мәйданны ялт иттерделәр.

Район Советы, район башкарма комитеты өмәдә катнашкан барлык хезмәт коллективларына зур рәхмәтен белдерә. Бергәләшеп җыештырган мәйданда киләчәктә райондашларыбыз белән бергә булып, бердәм булып, бәйрәм чараларында да актив катнашырга насыйп булсын.

Сүз уңаеннан, Ураза аеның инде май азагында ук башлануын исәптә тотып, быелгы төп бәйрәм беразга күчерелде. 1,2 июль көннәрендә ул район һәм авылларда узачак, Чаллыда — 8 июль көнне, ә Казан Сабантуе 15 июльдә булачак.

Актаныш авылы Сабан туе 2 июльгә билгеләнгән. Бәйрәм программасы бик кызык, мавыктыргыз булыр, дип ышандыралар аны оештыручылар, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10