ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды
20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде
Самара өлкәсе мәдрәсәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра
Рөстәм Миңнеханов Путинннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады

Җәмгыять, Мәдәният

Әлфия Авзалованы филармониядән алкышлар белән озаттылар (Видео)

17 июнь 2017, 10:54

Әлфия Авзалованы филармониядән алкышлар белән озаттылар (Видео) Мәшһүр җырчы җәсәде белән машина зиратка кузгалды.

(Казан, 17 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Әлфия Авзалованың җәсәден филармония залыннан алып чыгалар. Саубуллашуның рәсми өлешендәге чыгышлардан соң, мәрхүмә рухына дога укылды.

Аннары залдан алып чыккач, фойедагы халык  Әлфия Авзалованы алкышлар белән озатты.

Матәм митингында Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татар дәүләт филармониясе директоры Кадыйм Нуруллин, Айдар Фәйзрахманов, Зөһрә Шәрифуллина, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов чыгыш ясады.

Машина зиратка кузгалгач та, халык кул чабып калды.

 

 

Әлфия Авзалова белән хушлашу чараснынан фоторепортажны Интертат сайтында карарга була.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10