ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлфия Авзалова Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнә

17 июнь 2017, 11:11

Әлфия Авзалова Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнә Баштарак җырчы Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында Габдулла Тукай кабере янында җирләнәчәк, дигән хәбәр чыккан иде.

(Казан,17 июнь, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованы соңгы юлга озаталар. 15 июньдә 84 яшендә вафат булган күренекле җырчы Казанның Яңа Татар бистәсе зиратына җирләнә.

Аның кабере бөек татар шагыйре Габдулла Тукай янында булачак, дигән хәбәр чыккан иде. Җырчының кабере Тукай кабере янында ук түгел, аннан ераграк урнашкан. Әлфия Авзалова 25нче аллеяга борылышта җирләнәчәк. Габдулла Тукай кабере - 18 аллея янында.

Яңа Татар битәсе зиратында җирләүләр инде күптәннән туктатылганы билгеле. Биредә хәзер күренекле шәхесләрне генә җирләргә тырышалар. Әлфия Авзалова кабере янында танылган режиссер Илгиз Мәҗитов җирләнгән.

Бүген Әлфия Авзалованы соңгы юлга озатырга дип килгән халык, Габдулла Тукай кабере янына бара.

Исегезгә төшерәбез, Әлфия Авзалова - Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Бүген иртәдән җәмәгатьчелек җырчы белән Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында хушлаша.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10