ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Мәдәният

Шәймиев: Әлфия Авзаловага мәхәббәт күренеп тора, артык сүз кирәк тә түгел

17 июнь 2017, 10:20

Шәймиев: Әлфия Авзаловага мәхәббәт күренеп тора, артык сүз кирәк тә түгел Мәшһүр җырчы Әлфия Авзалованы соңгы юлга озату чарасының рәсми өлеше башланды.

(Казан, 17 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Мәшһүр җырчы Әлфия Авзалованы соңгы юлга озату чарасының рәсми өлеше башланды. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан мәдәнит министры Айрат Сибагатуллин почетлы каравылга басты.

"Язмыштан узмыш юк, рәхмәт, күпме халык килде. Аңа мәхәббәт күренеп тора, артык сүз кирәк тә түгел. Исән чагында халкыбызның, Рәсәйнең халык артисты зур бүләкләргә лаек булды. Ул халкыбызның газиз баласы. Ятим бала һәрвакыт газиз бала. Халык аны үз кочагына алды", - дип белдерде бүген Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев легендар җырчыбыз Әлфия Авзалованы соңгы юлга озату чарасында.

Искәртеп үтик, татарның бөек артисткасы Әлфия Авзалова 15 июньдә дөнья куя. Бүген ул Яңа татар бистәсе зиратына җир куенына иңдереләчәк.

 Әлфия Авзалова белән хушлашу чараснынан фоторепортажны Интертат сайтында карарга була.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10