ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Владимир Путин белән "туры элемтә" башланды

15 июнь 2017, 12:21

Россия Президенты ил халкы сорауларына быел 15нче ел рәттән җавап бирә.

(Казан, 15 июнь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин белән “турыдан-туры элемтә” башланды. Шушы форматта ил башлыгы ил халкы сорауларына 15нче ел рәттән җавап бирә.

Узган ел “турыдан-туры элемтә” 3 сәгать 40 минут барды, ул вакытта Президент 80 сорауга җавап бирде.

Владимир Путин традицион рәвештә россиялеләр белән Мәскәүнең Гостиный дворда урнашкан студиядән аралаша һәм җаваплар юллый.

Турыдан-туры трансляцияне “Россия 1”, “Россия 24”, “Беренче” телеканаллары, “Радио России”, “Вести FM” һәм “Маяк” радиостанцияләре алып бара.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10