ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әлфия Авзалова Яңа Татар бистәсе зиратына Габдулла Тукай кабере янында җирләнәчәк

15 июнь 2017, 11:19 , Фото: Султан Исхаков

Әлфия Авзалова Яңа Татар бистәсе зиратына Габдулла Тукай кабере янында җирләнәчәк Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әлфия Авзалова 17 июнь көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясеннән озатыла.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әлфия Авзалова соңгы юлга 17 июнь көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясеннән озатыла. Бу хакта хәзер генә Татарстанның Мәдәният министрлыгында үткән киңәшмәдә билгеле булды. Татарның легендар җырчысы белән рәсми хушлашу сәгать 10да башлана, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Мәрхүмә белән ул яшәгән өй янында яисә филармониядә хушлашырга мөмкин булачак. Җырчының җәсәде иртән өе янына (Туфан Миңнуллин урамы 8А йорт) кайтарылачак. Аннан сәгать 8.30га филармониягә китереләчәк.

Әлфия Авзалова Яңа Татар бистәсе зиратына Габдулла Тукай кабере янында җирләнәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10