ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

2018 ел башына Дәрвишләр бистәсендә бассейн төзеләчәк

15 июнь 2017, 11:10

2018 ел башына Дәрвишләр бистәсендә бассейн төзеләчәк Яңа бассейн һәр көнне 200 бала һәм 400 өлкән кешене кабул итәчәк.

(Казан, 15 июнь, "Татар-информ"). 2018 ел башына Казанның Дәрвишләр бистәсендә йөзү бассейны төзеләчәк. Әлеге мәгълүмат Татарстан башкаласы Башкарма комитетының спорт һәм физик культура комитеты Instagram-аккаунтында бирелгән.

Яңа бассейнда һәр көнне 200 бала һәм 400 өлкән кеше шөгыльләнә алачак, 160-180 бала йөзәргә бюджет акчасына өйрәнәчәк. 2018-2019 уку елында инде биредә өч тренер җитәкчелегендә дәресләр үткәрелә башларга тиеш.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10