ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Айдар Галимов Тукай районында бушлай концерт бирә

15 июнь 2017, 05:00

Айдар Галимов Тукай районында бушлай концерт бирә Концерт 18.00 сәгатьтә Мәләкәс авылы мәйданында була.

(Тукай районы, 15 июнь, "Татар-информ", "Якты юл"). Татар эстрадасының суперйолдызы Айдар Галимов Тукай районы Мәләкәс авылына концерт белән килә, дип яза җирле басма.

Җырчыны авылга Иван Еремеев чакырган. Ул тумышы белән Мәләкәс авылыннан, хәзерге вакытта Санкт-Петербург шәһәрендә яши, прокурор урынбасары булып эшли. Иван Алексеевич туган авылын, авылдашларын онытмый, артистны исә ул әнисе Мария Еремееваның юбилее уңаеннан чакырган. Шул рәвешле әнисенә генә түгел, ә бөтен авылга бүләк ясаган.

Артист 17 июнь, шимбә көнне килә. Концерт 18.00 сәгатьтә Мәләкәс авылы мәйданында була.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10