ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән кадетлар мәктәп – интернаты 7 тоннадан күбрәк макулатура җыйган

15 июнь 2017, 04:00

Чирмешән кадетлар мәктәп – интернаты 7 тоннадан күбрәк макулатура җыйган Бирегә Зәйдән килеп укучы кадет – Евгений Володин үзе генә дә 3 тоннадан артык кәгазь калдыклары тапшырган.

(Чирмешән, 15 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән кадетлар мәктәп-интернат укучылары ел башыннан 7016 килограмм макулатура җыеп тапшырганнар, ягъни бер укучыга исәпләгәндә уртача 57 килограмм чамасы. Моннан тыш 100 килограмм пластик шешә һәм 7 килограмм калай банкалар да җыйганнар, дип яза җирле басма.

Әлеге икенчел чималның яртысына якыны 9 “б” класс укучысы Евгений Володин тырышлыгы белән тупланган. Зәй районыннан килеп укучы Женяга бу эштә әбисе нык булышкан. Ә Самара өлкәсенең Челно-Вершины районы егете - 7 класс укучысы Семен Сурков 2284 килограмм икенчел чимал алып килгән. Аңа да әбисе, бабасы да нык ярдәм иткәннәр.

-Ел ахырында районда иң күп макулатура җыючы ачыкланачак, укучыларыбыз шуңа тырыша, төп бүләккә өметләнәләр, - ди Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты директоры Рафаэль Сөләйманов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10