ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда кеше үлеменә китергән янгын турында өстәмә мәгълүмат пәйда булды

14 июнь 2017, 13:19

Казанда кеше үлеменә китергән янгын турында өстәмә мәгълүмат пәйда булды  Янгын Казанның Совет районында Царицино бистәсендә "Рассвет" бакчачылык ширкәтендә булган.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”). Казанда бүген төнлә булган янгын сәбәпләрен ачыклау эшләре башкарылды, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Искәртеп үтик, алдан "Татар-информ” Казанның Совет районында Царицино бистәсендә “Рассвет” бакчачылык ширкәтендә янгын булуын хәбәр иткән иде. Янгын турындагы хәбәр бердәм 112 коткару хезмәтенә 00.54 минутта җиткерелгән. Урынга 6 нчы номерлы янгын сүндерү-коткару бригадасы, газ, электр челтәре, медицина хезмәткәрләре, полиция хезмәткәрләре килгән.

Бакчачылык ширкәтенең 65 нче кишәрлеге йортында кеше булырга тиешлеген күршеләре җиткергән. Ике берәр катлы бакча йортын бу вакытта янгын урап алган була. Гомуми янган мәйдан 54 квадрат метр тәшкил итә.

Янгын калдыкларын аралаганда 60 яшьлек ир-атның янган гәүдәсенә тап булганнар. Янгында шулай ук 35 яшьлек ир-ат та зыян күргән, ул Казан хастаханәсенә икенче, өченче дәрәҗәдә пешү җәрәхәтләре белән озатылган.

Янгынның беренчел сәбәбе – ут белән сак эш итмәү.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10