ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Республика ифтарына "Ашыгыч ярдәм" хезмәте дә җәлеп ителгән

13 июнь 2017, 12:31 , Фото: Султан Исхаков

Республика ифтарына "Зур ифтарлар оештырырга өйрәндек", - ди “Kazan-Арена” стадионы генераль директоры Радик Миңнәхмәтов.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). V республика ифтарына җәмәгать транспортында бару кулайрак булачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында  “Казан-Арена” стадионының генераль директоры Радик Миңнәхмәтов белдерде.

Исегезгә төшереп узабыз, 15 июньдә Казанның Теннис академиясындә V республика ифтары оештырылачак. Әлеге уңайдан “Татар- информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында матбугат очрашуы узды.

 “Зур ифтарлар оештырырга өйрәндек, - ди Радик Миңнәхмәтов. - Казанның Теннис академиясе территориясе ифтар көнне тулысынча әйләндереп алыначак. Аерым керү урыннары билгеләнә, металл рамкалар куела. "Ашыгыч ярдәм" машиналары дежур торачак.  Медицина ярдәме күрсәтә торган кабинетлар эшләячәк. Масштаблы проектны уздыру өчен, куркынычсызлык таләпләрен һәрьяктан кайгырттык. Казанның Теннис академиясендәге парковка ябылачак. Ә янындагысы машиналар белән бик тиз тулачак, шуңа күрә авыз ачарга җәмәгать транспортында бару кулайрак булачак”. 

 
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10