ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда 71 яшьлек хатын-кыз, автобуста егылып, хастаханәгә озатылган

13 июнь 2017, 11:52

Казанда 71 яшьлек хатын-кыз, автобуста егылып, хастаханәгә озатылган Юл-транспорт һәлакәте Яңа Савин районында, Чуйков урамындагы 54 нче йорт каршында булган.

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”). Казанда Яңа Савин районында пассажир автобусы салонында егылган 71 яшьлек хатын-кыз хастаханәгә озатылган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте җиткерде.

Юл-транспорт һәлакәте кичә кич Яңа Савин районында Чуйков урамындагы 54 нче йорт каршында булган. Гадәттән тыш хәл аркасында хатын-кызның умыртка баганасы зыян күргән һәм ул хастаханәгә озатылган. 15 нче маршрут автобусы салонында бу вакытта 20 пассажир булган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10