ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Минтимер Шәймиев Баш казыйның гаиләләрне ишәйтү кирәклеге турындагы сүзен хуплады
Әгерҗедә шәһәр Башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде
Аксубайда, яшен сугып, өч катлы торак йортның түбәсенә ут капкан
Казанда яшәүче 100 яшьлек Закирә Габитова юбилеен билгеләп үтте
Италиядә яшәүче ир белән хатын велосипедта Түбән Камага кадәр барып җиткән

Җәмгыять

Актаныш районы җитәкчеләре үзара мини-футбол турнирында көч сынашты

12 июнь 2017, 23:00

Актаныш районы җитәкчеләре үзара мини-футбол турнирында көч сынашты Биредә район башкарма комитеты хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, авыл җирлеге башлыклары көч сынашты.

 (Актаныш, 12 июнь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары").  Россия көне уңаеннан бүген бөтен ил буенча төрледән-төрле чаралар уза. Актаныш районы да әлеге бәйрәмнән читтә калмады. Актаныш технологик техникумының универсаль спорт мәйданчыгында районыбыз җитәкчеләре үзара мини-футбол турнирында көч сынашты, дип яза җирле басма.

Биредә район башкарма комитеты хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, авыл җирлеге башлыклары көч сынашты.

Турнирда катнашучыларны, уенны тамаша кылырга килүчеләрне беренчеләрдән булып район башлыгы Фаил Камаев бәйрәм белән тәбрик итте. Котлау сүзләрен шулай ук "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Нурулла Нурлыев, Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасарыИлфак Бариевлар да җиткерде.

Уеннарга старт бирелгәнче Фаил Мисбах улы спорт өлкәсендә уңышка ирешкән райондашларыбызны хөрмәтләде.

Ике сәгатькә якын сузылган уеннарда һәр команда мактауга лаек уен күрсәтте. Командаларның бердәмлеге, үзара җылы, дустанә мөнәсәбәт уеннарга аерым бер күңелле төсмер өстәп торды.

Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны район башкарма комитет һәм Совет хезмәткәрләре командасы яулады, мәктәп директорлары командасы икенче урында, авыл җирлеге башлыклары командасы өченче урынга чыкты.

Турнир ахырында шулай ук "Иң кыйммәтле уенчы", -"Иң яхшы сакчы", Иң яхшы һөҗүм итүче", "Иң яхшы капкачы" номинацияләрендә дә җиңүчеләр билгеләнде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10