ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Башкортстанда 100 мәшһүр шәхеснең исемен мәңгеләштерергә тәкъдим иттеләр

12 июнь 2017, 12:41

Башкортстанда 100 мәшһүр шәхеснең исемен мәңгеләштерергә тәкъдим иттеләр Исемлектә Әхмәт-Зәки Вәлиди, Шәриф Манатов, Юныс Бикбов, Мстислав Кулаев, Илдархан Мутин, Шәехзадә Бабич, Газиз Әлмөхәммәтов кебек шәхесләр бар.

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты Советы утырышында «Башкортстан Республикасы дәүләтчелеге барлыкка килү һәм формалашу: 100 шәхес» проектының исемлеге игълан ителде. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

«БСТ телеканалы проектыннан аермалы буларак, Корылтайның проекты Башкортстанның милли дәүләтчелеге чишмә башында торган атаклы шәхесләрнең исемен мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән», - дип хәбәр итте корылтай Башкарма комитеты секретаре Айгөл Шәрәфетдинова.

Исемлектә Әхмәт-Зәки Вәлиди, Шәриф Манатов, Юныс Бикбов, Мстислав Кулаев, Илдархан Мутин, Шәехзадә Бабич, Газиз Әлмөхәммәтов кебек шәхесләр бар.

Совет карары нигезендә, беренче чиратта, китап нәшер ителәчәк, анда милли хәрәкәттә катнашучыларның тормышы һәм эшчәнлеге чагылыш табачак. Киләчәктә әлеге шәхесләрнең исемен мәңгеләштерү уңаеннан башка чаралар - һәйкәл, бюст, мемориаль такта кую, урамнарга күренекле шәхесләрнең исемнәрен бирү кебек чаралар да планлаштырыла.

«Республикада яшәүчеләр үз геройларын белергә тиеш. Моның өчен белем бирү учреждениеләрендә сыйныфтан тыш чаралар, Мәдәният йортларында искә алу кичәләре үткәрергә кирәк», - ди Совет әгъзалары.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10