ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде
Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды
Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар
Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк
Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды

Рәсми Татарстан

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия көне белән котлады

12 июнь 2017, 09:00

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия көне белән котлады Сәяси тотрыклылык, милләтара һәм динара бердәмлек һ.б. Татарстанны Россиянең иң уңышлы төбәкләренең берсе итә, диелә котлауда.

(12 июнь, Казан, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия көне уңаеннан татарстанлыларны котлады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Сезне Россия Федерациясенең иң мөһим дәүләт бәйрәме – Россия көне белән тәбрик итәм!

Чирек гасырдан артык безнең илебез яңа тарихи шартларда үсә. Икътисад өлкәсендәге һәм җәмгыятьтәге уңай үзгәрешләр, илебезнең кодрәте ныгу Россиянең халыкара абруен күтәрә, киләчәккә ышаныч бирә. Ватандашларыбыз өчен бу - бик зур горурлык.

Россия дәүләтчелеге яшь, ләкин моңа карамастан, ул батырлык һәм ныклык мисалларына, җиңүләргә һәм бөек казанышларга бай булган тарихка таяна.

Бүгенге катлаулы шартларда дөрес тарихи нәтиҗәләр ясау аеруча мөһим. Безне моңа гасыр элек булган һәм дистә елларга илнең язмышын билгеләгән вакыйгалар, авыр Бөек Ватан сугышы һәм үзгәртеп кору еллары да өйрәтә.

Россиядә халыклар, мәдәниятләр һәм диннәр бәйләнеше һәрвакыт нык булды. Әлеге тормыш рәвеше безне көчле һәм дөнья масштабында конкурентлы итә, суверен сәясәт алып барырга мөмкинлек бирә.

Татарстан - Россия Федерациясе субъектлары арасында аерым урын алып тора. "Алабуга", "Иннокам", "Иннополис" кебек масштаблы проектлар, республиканың югары дәрәҗәдәге инвестицион җәлеп итүчәнлеге, үсеш темплары бүген Татарстанның киләчәген билгели.

Сәяси тотрыклылык, милләтара һәм динара бердәмлек, мәдәни мирасны саклау, массакүләм спорт, мәгариф, сәламәтлекне үстерү, яшәү тирәлеген яхшырту программалары Татарстанны Россия Федерациясенең иң уңышлы төбәкләренең берсе итә.

Барлык эшләребездә без ил җитәкчелегенең һәм беренче чиратта милли лидерыбыз - Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның ышанычын һәм ярдәмен тоябыз.

Кадерле дуслар!

Киләчәктә республикабызны бик күп кызыклы һәм мөһим казанышлар көтә. Алар Татарстанның һәм илнең икътисади егәрлеген алга таба ныгытуга, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Бу юлда барыбызга да кыю ниятләр һәм яңа уңышлар телим. Ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, бәхет һәм иминлек юлдашыгыз булсын.

Россия көне белән!" - диелә Президент котлавында.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10