ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Мөслимдә берәүләр иптәшенең банк карточкасыннан акча урлаганнар

11 июнь 2017, 07:00

Мөслимдә берәүләр иптәшенең банк карточкасыннан акча урлаганнар Гаепләнүчеләр үз гаепләрен тулысынча таныды.

(Мөслим, 11 июнь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим районы прокуратурасы 34 яшьлек М. М-га һәм 43 яшьлек Р. Б-га карата җинаять эшендә дәүләт гаепләвен раслады. Алар РФ ҖК 158 маддәсенең 2 бүлеге “а”, “в” пунктларында каралган җинаятьне (урлау) кылуда гаепле дип табылды.

Суд билгеләвенчә, М. һәм Б., иптәшләре белән спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, аның банк карточкасын урлаганнар һәм якындагы банкоматтан 8000 сум акча урлап качканнар.

Гаепләнүчеләр үз гаепләрен тулысынча таныды.

Суд, М-ның хөкемгә тартылуын исәпкә алып, аңа – шартлы рәвештә 1,6 елга хөкем ителү, Б-ша 150 сәгать мәҗбүри эш җәзасы билгеләде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10