ҺАВА ТОРЫШЫ +30 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чираттагы әдәби марафон проекты башланып китте
“Татар-информ”да VI мөселман яшьләре форумы турында сөйләшәчәкләр
Казанда «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча фильмны көзен төшерә башлыйлар
Россиядә ярты айда илле мең чамасы электрон ветеринария сертификаты тутырылган
Синоптиклар Татарстанда яшенле яңгыр турында кисәтә

Җәмгыять

Казан аэропортыннан халыкара юнәлешләрдә пассажирлар агымы ике тапкыр арткан

10 июнь 2017, 15:53

Казан аэропортыннан халыкара юнәлешләрдә пассажирлар агымы ике тапкыр арткан Пассажирлар агымының гомуми үсеше 34 процент тәшкил иткән.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Агымдагы елның 5 аенда “Казан” халыкара аэропортында халыкара юнәлешләрдә пассажирлар агымы ике тапкыр арткан, дип хәбәр итә аэропорт матбугат хезмәте.

Халыкара рейсларда пассажирлар саны 100 проценттан да арткан. Шул ук вакытта пассажирлар агымының гомуми үсеше 34 процент тәшкил иткән.

“Татарстан башка дәүләтләр белән сәүдә-икътисади, мәдәни элемтәләрне ныгыту һәм үстерү максатын куйды. Бу проектны чынга ашыру кысаларында соңгы елларда “Казан” халыкара аэропорты һәм Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы маршрут челтәрен киңәйтү буенча актив эш алып баралар. Франкфурт, Хельсинки, Прага, Рига, Ашхабад, Астана, Баку кебек чит ил һәм башка юнәлешләр буенча рейслар ачылды. Даими рейслардан тыш чартер программалары да актив үстерелә. Шулай итеп, якын һәм ерак чит илләр буенча максатчан эш алып барыла”, – дип билгеләп үтте аэропорт генераль директоры Алексей Старостин.

Хәзерге вакытта “Казан” аэропортында Калининград, Ереван һәм Тель-Авивка рейслар, Кытай шәһәрләренә маршрутлар ачу буенча эш алып барыла. Җәйге чорда аэропорт Испания, Болгария, Тунис, БГБерләшкән Гарәп Әмирлекләре, Кипр, Греция һәм Төркиягә рейслар тәкъдим итә.

Искәртеп үтик, бу сезонда Төркиянең Анталья шәһәренә рейсларны алты авиакомпания башкара. Бу – рекордлы сан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10