ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Саба кызы Ләйсән Зарипова - Халыкара конкурс-фестивале җиңүчесе

10 июнь 2017, 22:00

Саба кызы Ләйсән Зарипова - Халыкара конкурс-фестивале җиңүчесе Мәскәү шәһәрендә талантлы яшьләр һәм мәктәп укучылары арасында “Детство без границ – 2017” конкурс- фестиваленең Халыкара этабы үткәрелде.

(Саба, 10 июнь, "Татар-информ", "Саба таңнары"). Агымдагы елның 28 апреленнән 1 июненә кадәр Мәскәү шәһәрендә талантлы яшьләр һәм мәктәп укучылары арасында “Детство без границ – 2017” конкурс- фестиваленең Халыкара этабы үткәрелде, дип яза район газетасы.

Әлеге конкурсның “Добрый волшебник” номинациясендә Саба муниципаль районыннан Зарипова Ләйсән җиңүче, Галимуллина Зилә призер исемнәренә лаек булдыралар, җитәкчеләре – Шигабиева Гөлнара Раифовна. Республика турында кызлар Гран-прига лаек булганнар иде.

Конкурсантларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләсе уку елында да уңышлар теләп калабыз!

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10