ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Кама Башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде

9 июнь 2017, 08:13

Түбән Кама Башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде Әлеге вазифага шәһәр Советы сессиясе вакытында Денис Баландин сайлап куелды.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Түбән Кама шәһәренең Башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде. Әлеге вазифаны моңа кадәр Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Денис Баландин башкарачак.

Башкарма комитет җитәкчесен ачык тавыш бирү юлы белән сайлау процессы Түбән Кама шәһәр Советы сессиясе вакытында үтәлгән. Шәһәр Советының 22 депутаты Денис Баландин өчен тавыш биргән. Ул Түбән Кама хакимиятендә 2015 елдан бирле хезмәт куя.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10