ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

8 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

8 июнь 2017, 21:00

8 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага сәфәр кылды, Фәүзия Бәйрәмова себер татарларының Төркиягә китүе хакында роман язган, Хавьер Грасияны озаттылар.

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кылды/Президент «ТАИФ-НК» җәмгыятенең проивзодстводан кала торган суларны локаль чистарту цехын ачуда катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кылды

Муниципаль берәмлекләр Татарстан Президенты каршында алты мәсьәлә күтәрергә ниятли/Җирле үзидарә башлыклары өчен уздырылган киңәшмә нәтиҗәләре буенча Президентка мөрәҗәгать итәчәк.

Муниципаль берәмлекләр Татарстан Президенты каршында алты мәсьәлә күтәрергә ниятли

Тәлгат Таҗетдин Болгар Ислам академиясенең ректоры итеп кемне күрергә теләвен әйтте/Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Габдерраззак әс-Сәгъдигә гражданлык бирүне сорап, Россия Президентына мөрәҗәгать итүен белдерде.

Тәлгат Таҗетдин Болгар Ислам академиясенең ректоры итеп кемне күрергә теләвен әйтте

Буа районы башлыгы Азат Айзатуллов үз вазифасыннан китте/Азат Айзатуллов сәламәтлеге торышы буенча үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуны сорады.

Буа районы башлыгы Азат Айзатуллов үз вазифасыннан китте

Алексей Песошин “Республика ярдәм фонды булдыру турында”гы карарны имзалады/Карар нигезендә Республика ярдәм фондына Аракчино тирәсендә җир кишәрлеге бирелә.

Алексей Песошин “Республика ярдәм фонды булдыру турында”гы карарны имзалады

Əтнә авыл хуҗалыгы техникумы яңа белгечлекләр буенча белем бирәчәк/Əлегә биредә 4 юнәлештә һөнәрле булырга мөмкин.

Əтнә авыл хуҗалыгы техникумы яңа белгечлекләр буенча белем бирәчәк

Фәүзия Бәйрәмова себер татарларының ислам хакына Төркиягә китүләре турында роман язган/"Һиҗрәт" әсәрендә язучы Искәндәр Гыйләҗев хезмәтләрен дә кулланган.

Фәүзия Бәйрәмова себер татарларының ислам хакына Төркиягә китүләре турында роман язган

"Рубин" футбол клубы Хавьер Грасия белән килешүне өзде/8 июнь – испан тренерының Казандагы соңгы эш көне.

12 июнь - Россия көне уңаеннан Казанда бәйрәм чаралары узачак/Төп мәйдан - Кремль яр буенда Мәскәүдән туры элемтәләр белән зур концерт һәм "Энергия рока”, “Танцуй добро” фестивальләре узачак.

12 июнь - Россия көне уңаеннан Казанда бәйрәм чаралары узачак

Республиканың 15 районы күпьеллык үләннәрне чабуга кереште/Болар - Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Апас, Буа, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Спас, Тәтеш һәм Чистай районнары.

Республиканың 15 районы күпьеллык үләннәрне чабуга кереште

Татарстан укучылары "Куркынычсыз тәгәрмәч" бөтенроссия конкурсында беренче урын яулады/Ульяновск шәһәрендә узган ярыш Россиянең 85 төбәгеннән 300 катнашучыны җыйды.

Татарстан укучылары

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10