ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Болгар ислам академиясе абитуриентлар җыя
Хрущев белән Брежневка хезмәт күрсәткән шагыйрь Әхмәт Саттарны Мәскәүдә искә алдылар
Р.Миңнеханов: Нефтьчеләр ярдәме белән Татарстан икътисады уңай үсеш темпын саклый
Хаҗга җыенучы мөселманнарны Согуд Гарәбстанындагы инфекцияләр хакында кисәтәләр
Татарстан Мөфтие дуңгыз итендәге "хәләл" этикеткасына бәйле низаг турында фикерен әйтте

Авыл

Əтнә сыерларының 27 килограмм сөт бирү сере ачылды

8 июнь 2017, 19:49 , Фото: Салават Камалетдинов

Əтнә сыерларының 27 килограмм сөт бирү сере ачылды Узган ел белән чагыштырганда, сөтчелек күрсәткечләре 15 процента арткан.

(Əтнә, 8 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Республикада иң күп сөтне Əтнә сыерлары бирә. Биредә һәр сөтлебикәдән көн саен якынча 27 килограмм сөт савып алалар.

Əтнә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Галимҗанов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә бу уңышка ирешү серен ачты.

"Əтнә районы авыл хуҗалыгы өлкәсендә республикада иң алдынгылар рәтендә. Без хәзер көнгә 200 тоннага якын сөт сатабыз. Узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда бу 15 процентка югарырак. Терлекчелек өлкәсендә ныклап торып эшләгәндә генә югары сыйфатлы продукция алырга мөмкин. 27 килограмм сөт саву да ашатуга, селекциягә бәйле", – диде ул.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10