ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Əтнә авыл хуҗалыгы техникумы яңа белгечлекләр буенча белем бирәчәк

8 июнь 2017, 13:11 , Фото: Салават Камалетдинов

Əтнә авыл хуҗалыгы техникумы яңа белгечлекләр буенча белем бирәчәк Əлегә биредә 4 юнәлештә һөнәрле булырга мөмкин.

(Əтнә, 8 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бу минутларда Əтнә авыл хуҗалыгы техникумында Татарстан ветеринарлары җыелышы бара. Техникум директоры Айрат Каюмов хәбәр итүенчә, алдагы елларда урта һөнәри белем бирү учреждениесе яңа һөнәрләр буенча белгечләр әзерләргә планлаштыра.

"2016 елда безнең техникум 50 еллыгын билгеләп үтте. Узган елдан алып, без ресурс үзәге буларак эшли башладык. Үзәкне җиһазлау өчен 200 млн сумнан артык акча тотылды", - диде ул. Директор сүзләренчә, техникумда ветеринарлар, техник-механиклар, хисапчылар һәм пешекчеләр әзерләнә. "Киләчәктә эретеп ябыштыручылар һм электриклар әзерләү күздә тотыла. Моның өчен техникумда база әзерләнә башлады", - диде ул.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10