ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

12 июнь - Россия көне уңаеннан Казанда бәйрәм чаралары узачак

8 июнь 2017, 15:47

12 июнь - Россия көне уңаеннан Казанда бәйрәм чаралары узачак    Төп мәйдан - Кремль яр буенда Мәскәүдән туры элемтәләр белән зур концерт һәм "Энергия рока”, “Танцуй добро” фестивальләре узачак.

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Казанда Россия көне бәйрәм чараларына бай булачак. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.  Төп мәйданда - Кремль яр буенда Мәскәүдән туры элемтәләр белән зур концерт һәм "Энергия рока” һәм “Танцуй добро” фестивальләре узачак.

Бәйрәм чаралары шәһәрнең барлык районнарында үтәчәк. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләр өчен ул “Крылья Советов” паркында оештырылып, 10.00нан 15.00 сәгатькә кадәр спорт ярышлары, концерт һәм балалар рәсемнәреннән бәйге белән барачак.

Вахитов һәм Идел буе районнары халкы шул ук вакытта М.Горький исемендәге ял паркында Татарстан Халыклар дуслыгы ассамблеясы вәкилләре катнашында концерт карый алачак.

Киров һәм Мәскәү районнары кешеләре өчен бәйрәм “Полимер” мәдәният йортында, Урицкий паркында һәм “Экран” спорт-сәламәтләндерү лагеренда (Аккош күлендә) оештырыла.

Совет районы халкы Тынычлык урамындагы скверга “Орфей” ансамбле концертын карарга чакырыла.

Бәйрәм чаралары шулай ук Горький-Әмәт урман-паркында, Дәрвишләр скверында, Кабан күле буенда, “Хезмәт резервлары”, “Ракета” һәм “Тасма” стадионнарында үтәчәк. Бу көнне триколор ленталары шәһәрнең эре мәйданнарында таратылачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10