ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә объектны кертү шартлары тәгәенләнде

7 июнь 2017, 14:47

Матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә объектны кертү шартлары тәгәенләнде Бу хакта парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев хәбәр итте.

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанның матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә керә алырлык объектларның нинди булырга тиешлеге тәгәенләнде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында үткәрелгән матбугат конференциясендә парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев хәбәр итте.

“Матди булмаган мәдәни мирас объекты реестрга кертелү өчен тарихи һәм мәдәни яктан әһәмиятле; этник-социаль, яисә конфессиональ төркемнең мәдәни традициядә яисә мәдәният тарихында ныклап урнашкан булуы; мәдәни традициянең уникаль дәлил буларак кыйммәте; юкка чыгу куркынычы янавы шарт”, – диде Разил Вәлиев.

Мәгълүм булганча, Татарстанның “Матди булмаган мәдәни мирас турында”гы кануны 2018 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелә. Аны Татарстан Республикасы парламенты депутатлары 1,5 ел дәвамында язган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10