ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Бурычлы зәйле машинасына арест салынган

7 июнь 2017, 04:00

Бурычлы зәйле машинасына арест салынган Аның юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җыелган түләмәгән штрафлары күләме 53000 сум тәшкил иткән.

(Зәй, 7 июнь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Агымдагы ел башыннан Зәй ЮХИДИ бүлеге суд приставлары хезмәте белән берлектә бурычы булган машина йөртүчеләрнең 10 транспорт чарасына арест салган, дип яза район газетасы.

Күптән түгел ЮХИДИ хезмәткәрләре суд приставлары белән бергәләп уздырган рейд барышында “Ауди А6” машинасын иярләүче тоткарлана. Аның юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җыелган түләмәгән штрафлары күләме 53000 сум тәшкил иткән. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре аның машинасына арест сала һәм транспорт чарасы махсус машина кую урынынына алына. Хәзер машина йөртүче өчен бер генә юл бар – штрафлар буенча бурычларны түләп машинаны алу. Алар тулысынча түләнмәгән очракта, автомобиль аукционда сатылып, аннан кергән акча штрафлар буенча әҗәтләрне каплауга тотылачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10