ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кабардино-Балкария һәм Татарстан Республикалары арасында Килешүгә кул куелды

6 июнь 2017, 20:28 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Кабардино-Балкария һәм Татарстан Республикалары арасында Килешүгә кул куелды Бүген республика Парламентында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Кабардино-Балкария Республикасы Парламенты арасындагы Килешү төзелде.

(Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). Бүген республика Парламентында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Кабардино-Балкария Республикасы Парламенты арасындагы Килешү төзү буенча тантаналы чара узды. Документка ике төбәкнең дә Дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары җитәкчеләре- Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татьяна Егорова кул куйды, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

Килешү, Татарстан һәм Кабардино-Балкария Республикалары Парламентлары арасындагы элемтәне әһәмиятләштерүгә, канун чыгару өлкәсендәге үзара бәйләнешне киңәйтүгә, дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә үсешенә булышуны һәм 20 ел элек, 1997 елның октябрендә кул куелган шундый ук беренче документта каралган кагыйдәләрне яңартуга ярдәм итәчәк. 

Моннан тыш, төбәк парламентлары арасындагы тыгыз бәйләнеш, Россия Федерациясенең Федераль Җыенына кануннар чыгару инициативасы керткәндә бердәм позиция эшләп чыгару өчен дә мөһим.

"Татарстан һәм Кабардино-Балкария республикаларын күптәнге мөнәсәбәтләр бәйли, моның башлангычына республикаларның беренче президентлары нигез сала, – дип белдерде Кабардино-Балкария Республикасы Парламенты җитәкчесе Татьяна Егорова. – Яхшы мөнәсәбәтләр бүгенгә кадәр дәвам итә. 2015 елның феврралендә Татарстан һәм Кабаридино-Балкария Республикары арасында сәүдә-икътисад, фәнни-техник, иҗтимагый, мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешүгә кул куела".

"Кабардино-Балкария Республикасы, Татарстан кебек үк, күп телле һәм күп мәдәниятле төбәк. Яңа килешүдә, милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү процесслары буенча канун чыгару белән тәэмин итүне камилләштерүгә, яңа ысуллар эзләүгә, күпмилләтле территориядә яшәүче һәр милләтнең үсешенә тәэсир итүче кагыйдәләрне яңарттык. Парламентлар арасындагы диалог белән без, төбәкләрнең күпкырлы хезмәттәшлеге өчен мөһим шартларны тудыруга ният итәбез", – диде Татарстан Дәүләт Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин кул куелган документны шәрехләп. – Мәдәният һәм мәгариф буенча сораулар, шулай ук, бүген кул куелган парламентара килешү  буенча, игътибар үзәгендә булачак".

Искәртеп үтәбез, Кабардино-Балкария Республикасы парламент әгъзалары кичә кич Килешүгә кул куяр өчен махсус Казанга килде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10