ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әтнәдә “Әләшә” бәйрәме узды

6 июнь 2017, 19:00

Әтнәдә “Әләшә” бәйрәме узды Ураза булганга, табын корылмаса да, бәйрәмгә халык күпләп килде.

(Әтнә, 6 июнь, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Сүрия Мингатина). Әтнәдә “Әләшә” бәйрәме узды, дип яза җирле басма.

Кала тавындагы әүлияләр каберлеге турында районыбызда белмәүчеләр бик сирәктер. Үзебезнекеләр генә түгел, чит районнарда, шәһәрләрдә яшәүчеләр дә мәгълүматлы. Әйшә ханны да, изгеләр каберлегендә күмелгән әрвахларны да онытмыйлар. Май ае ахырына якынлашуга, “Әләшә” бәйрәме кайчан була, буламы быел?”– дип сорый башлыйлар. Горурланып, “Була...” , дип җавап бирә алабыз әле. Кайталар, меңьеллык имән янәшәсенә утырып догаларын кылып багышлыйлар, изгеләр рухына атап сәдакалар бирәләр, “Изгеләр чишмәсе”нә төшеп суын алалар, элмә тактадан укып тарихы белән кызыксыналар, сокланалар, гаҗәпләнәләр. Әйшә хан үзе күмелгән, кабер ташы куеп, чардуган белән әйләндереп алынган каберлеккә барып баш ияләр. Аллага шөкер, мең ел элек булган тарихның шаһитларе булып утырган өч ташның берсе кадер-хөрмәт күргәненә куаналар. Иң сөендергәне: бездән соң яшәячәк буыннарга да калдырабыз тарихыбызны. “Кала тау” манарасының эчке стенасына Күәм авылының мөхтәрәм аксакалы Мөбарәк Галиев белән тарих укытучысы Равил Садриевның (урыннары оҗмахта булсын) берәмтекләп җыеп туплаган Кала тавы тарихы рәсми теркәлеп, “Кала тавы турында тарихи фактлар”, “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, дип, ике телдә – татарча, рус телендә язылып манара эченә элеп куя алдык. ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәровның матди ярдәме белән торгызылган, соңрак химаячеләр тарафыннан яңартылган манара эченә кереп догасын укып, аның рухына багышлаган кунаклар да менә шунысын югары бәялиләр.

Быелгы “Әләшә” бәйрәме Рамазан аена туры килде. Аны оештыручы Күәм авыл җирлеге хезмәткәрләре, “Тукай” хуҗалыгы җитәкчелеге шунлыктан табын кормады. Ашлар, пылаулар пешмәде. Алдагыларында табынга ябырылган халык искә төшеп, быел килүче булырмы икән бәйрәмгә, дигән уйлар да үтте күңелдән. Аллага шөкер, килделәр, изгеләребезне хөрмәтләгән халык быел да күпләп җыелган иде. Кайтучылары да җитәрлек. Оешма җитәкчеләре дә бар иде. Районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов та катнашты бу чарада. Изгеләребезнең рухын хөрмәтләп, сәдакасын бирде. “Бер елны да килми калганы юк, онытмый, байлыгы артсын, сәламәт булсын”, – дип тели өлкән яшьтәге әбекәйләр.

Җыенны Күәм авылы мулласы Ленар хәзрәт Ганиев башлап җибәрде. Тарихны бүгенгә бәйләп, вәгазен сөйләде. Бәйрәмгә килгән дин белеме белән кызыксынып, догалар өйрәнгән балаларга хөрмәтен белдерде. “Кечкенәдән өйрәнгән догалар онытылмый, балаларыгыз белән килегез “Әләшә”гә. Безне кечкенә чакта әбиләр алып килә иде бу изге урынга, ул чакта бик аңламаганбыздыр да, тик әнә шул чакта салынган орлык шытып чыга. Үсә-үсә аңлыйбыз, уйлыйбыз, дингә киләбез....”- диде. Балаларның самими уйлары, каушый-каушый дога укулары үзгә бер рәхәтлек бирә шул, дәвам бар. Каберлектә укытучылары белән түгәрәкләнеп дога укып, аны изгеләр рухына багышлаган балалар яныннан сокланмыйча үтеп тә булмый. Хәзрәт сөйләгәндә мин шул балаларга белем биргән укытучыларыбызга күңелдән рәхмәт укып утырдым. Ленар хәзрәттән соң, халыкка, без чыгышларын яратып тыңлаган, Түбән Көек егете, Илшат хәзрәт вәгазь сөйләде. Ачык итеп үтемле итеп җиткерде ул фикерләрен. Дингә килү юлы авыр шул, нәфес дигәне бар. Ә менә үзеңне җиңә алсаң, җан тынычлыгы шул чакта табыла...


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10