ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Тукай районы «Татарстан» совхозы бистәсендә яңа үзәк ачылды

6 июнь 2017, 08:00

Тукай районы «Татарстан» совхозы бистәсендә яңа үзәк ачылды Китапханә 2016 елда «Библиоутрау» проекты белән бәйгедә катнашып, 600 мең сумлык грант откан иде. Үзәк шул акчадан финансланган.

(Тукай, 6 июнь○, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы «Татарстан» совхозы бистәсендә балаларны яклау көне алдыннан нәниләргә зур бүләк ясадылар – биредә авыл китапханәсендә иртә үсеш үзәге ачылды. Үзәккә яңа туганнардан алып мәктәпкәчә яшьтәге балаларны алып килергә була, дип яза җирле басма.

Китапханә 2016 елда «Библиоутрау» проекты белән бәйгедә катнашып, 600 мең сумлык грант откан иде. Үзәк шул акчадан финансланган: монда нәниләргә аерым бүлмә булдырылган, ул заманча уен элементлары, уенчыклар белән җиһазландырылган, иҗади эшләр белән шөгыльләнү өчен канцелярия товарлары алынган. Балалар бирегә әниләре яки әтиләре белән киләчәкләр. Сабыйлары уйнаган, рәсем ясаган арада ата-аналар китап укый тора ала, чөнки китапханә киштәләре күрше залда гына. Проект алдан ук поселокта яшәүчеләрне китап укырга тарту максатын да күздә тотып эшләнгән. Узган ел «Татарстан» совхозы поселогы китапханәсе республиканың иң яхшы китапханәсе номинациясендә дә грант отуга ирешкән иде. 100 мең сум күләмендәге ул акчага уку залында стеллажлар, өстәл-урындыклар яңартылган. Бүген әлеге учреждениене районда иң яхшы шартлар тудырылган китапханәләр рәтенә кертергә була.

– Үзәкне ачуның тагын бер максаты – поселокта балалар күп, ә бакчага, нигездә, өч яше тулганнар йөри. Бакчага бармаучыларга шөгыльләнергә бер урын булсын, дидек. Киләчәктә биредә кызыклы чаралар, матур вакыйгалар үткәрелеп торыр, әти-әниләр дә, балалар да канәгать булыр дип ышанабыз, – дип юрады район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Гүзәл Шакирова үзәкне ачу тантанасында.

Балалар белән үзәкнең җитәкчесе, үзәкләштерелгән китапханәләр системасының рәссам-бизәүчесе Эльвира Межуева эшләячәк. Дәресләр атнаның дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә сәгать 11дән 12гә кадәр булыр дип планлаштырыла. Әйтергә кирәк, балаларын бирегә йөрткән өчен әти-әниләргә бер тиен дә түлисе булмаячак, канцелярия товарлары да үзәктән биреләчәк.

Эльвира Межуева ачылган көнне үк балалар өчен беренче шөгыльләрне дә үткәрде. Нәниләр башта әниләре белән бергәләп рәсем ясадылар, аннары уен залында һөнәрләрен күрсәттеләр.


– Балаларыбызга мондый бүләк ясарлар дип көтмәгән идек. Җирлектә бүгенгә кадәр мондый үсеш үзәкләре юк иде. Эльвира Ришатовна поселокта рәсем түгәрәге дә алып бара. Олы кызым Камилла шунда йөри – бу юнәлештә күзгә күренеп үсте. Ә кече кызым Әминәне бу үзәккә һәрдаим алып киләчәкмен, баланың интеллектуаль үсешендә аның роле зур булыр дип өметләнәм, – ди ачылу тантанасына ике кызы белән килгән Лилия Хәсәнова. Анна Әхмәтова шулай ук кече кызы Доминиканы биредә йөртергә уйлый.

– Барысы да бик ошады, балаларга бөтен уңайлыклар тудырылган. Идеяне тормышка ашырган һәркемгә балаларыбыз өчен кайгыртканнары өчен рәхмәтемне белдерәм, – диде ул. Гомумән, беренче дәресләргә килгән һәркем – балалар да, әниләр дә чарадан күңелле тәэсирләр белән таралды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10