ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Нәүрүз” фестивале иң элек Россия өчен әһәмияткә ия – Фәрит Бикчәнтәев

5 июнь 2017, 14:32 , Фото: Рамиль Гали

“Нәүрүз” фестивале иң элек Россия өчен әһәмияткә ия – Фәрит Бикчәнтәев Казанда төрки халыкларның “Нәүрүз” халыкара театр фестивале башланды. Ул 9 июньгә кадәр дәвам итә.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Бу фестиваль төрки дөнья өчен генә түгел, Россия өчен дә зур әһәмияткә ия. Бигрәк тә – хәзер” - инде унөченче тапкыр Казанда төрки халыкларның “Нәүрүз” халыкара театр фестивален үткәрүдә башлап йөрүче, Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев фестиваль ачылу алдыннан оештырылган традицион матбугат конференциясендә төп фикер итеп шушы сүзләрен ассызыклады. “Фестиваль Россия театр әһелләренең, Европа театр белгечләренең игътибарын да җәлеп итте. Без төрле булсак та, максатыбыз, теләгебез бер – илдә иминлек. Мәхәббәт белән дуслык һәм яхшы мөнәсәбәтләр өстенлек итсен иде, сугышмасыннар”, - дип дәвам итте ул.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының профеесиональ сәнгатьне үстерү бүлеге мөдире Дилия Хәйретдинова фестивальнең 28 ел дәвам итүен искә төшереп узды. “Әлеге вакыт эчендә аның Россиядә дә, төрки илләрдә дә дәрәҗәсе үсте. Ә безнең өчен Россия регионнарыннан һәм күрше илләрдән кунаклар кабул итү - зур шатлык”, - диде министрлык вәкиле.

XIII Международный театральный фестиваль тюркских народов в Казани начал свою работу.

Быелгы “Нәүрүз” фестивале саха театр сәнгатенә багышлана. Саха Республикасыннан (Якутия) Казанга дүрт театр алты спектакль алып килде.

Татарстан җирендә саха театрларын Саха Республикасының (Якутия) Мәдәният һәм рухи үсеш министры урынбасары Владислав Левочкин тәкъдим итте. Ул матбугат конференциясендә “Нәүрүз” фестиваленең саха театр сәнгате өчен зур роль уйнавын, олы театр дөньясына “тәрәзә” булуын, үзләренең күп кенә режиссерларының әлеге фестиваль аша танылу алуын әйтте. “Без быел “Нәүрүз” фестивалендә үзебезне яхшырак күрсәтү өчен ике ел әзерләндек. Театр коллективларыбыз Саха Республикасының театр сәнгатен масшатблы итеп күрсәтә алыр дип уйлыйм”, - диде ул. Министр урынбасары театр коллективларының, кризис елы булуга карамастан, Татарстанга килү өчен бюджеттан тыш акчалар табуын билгеләп узды, ә фестивальне оештыручыларга коллективларны урнаштыру һәм ашату ягын үз өсләренә алуы өчен рәхмәтләрен җиткерде.

XIII Международный театральный фестиваль тюркских народов в Казани начал свою работу.

“Нәүрүз” фестиваленең сәнгать җитәкчесе буларак,  Фәрит Бикчәнтәев 2019 елда узасы фестиваль программасы турында уйлый башлаганнарын һәм чираттагы фестивальнең Башкортстан Республикасы театр сәнгатенә багышланачагын искә төшереп узды.

Искәртеп узабыз, быел М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры Казанга Фәрит Бикчәнтәев куйган “Антигона” спектаклен алып килә. Ул 8 июньдә Г.Камал театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк. Спектакльне “Татар-информ” онлайн-трансляцияләячәк. Башлана – 19.00 сәг.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10