ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда футбол мундиале кысаларында, Казан Кремлендә дини музыка концерты була
“Балкыш” фестивале лауреатлары Филармония бакчасында хәйрия концерты уздыра
Татарстан баш приставы урынбасары итеп Әнвәр Закиров билгеләнде
Татар дәүләт филармониясе хәйрия концертларында бер миллион сумнан артык акча җыярга уйлый
Казанда дөнья чемпионатында 200гә якын халык фольклор коллективы чыгыш ясаячак

Авыл

Актанышта сыер савучылар көч сынашты

5 июнь 2017, 17:00

Актанышта сыер савучылар көч сынашты

(Актаныш, 5 июнь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). 3 июнь көнне "Эконом" хуҗалыгы җәйләвендә Актаныш районы сыер савучылары ярышы үтте. Быел ул 42нче тапкыр уздырылды. Бирегә хуҗалыкларның иң көчле савымчылары көч сынашырга җыйналды. Алар сорауларга җавап биреп, теоритик белемнәрен дә сынадылар, саву аппаратларын вакытка сүтеп җыйдылар. Бәя биргәндә савылган сөтнең сыйфаты да исәпкә алынды. Күбрәк савымчыларны бәйгегә җәлеп итү максатыннан ярышлар 35 яшькә тикле савымчылар арасында аерым, аннан зурраклар арасында аерым үткәрелде. Соңгы елларда лаборантлар һәм зоотехникларда бәйгегә кушылды. Алар үз юнәлешләре буенча сорауларга җавап бирделәр, дип яза район газетасы.

Ярышта катнашучыларны муниөипалҗ район башлыгы Фаил Камаев һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисовлар тәбрик итеп, куйган хезмәтләре өчен рәхмәтләрен җиткерде һәм эшләрендә уңышлар теләде.

Бәйге җиңүчеләре исә түбәндәгечә булды. Зоотехниклар арасында "Саф" хуҗалыгыннан Денис Әхияров-I, "Тамыр"дан Рафил Галиев- II, "Таң"нан Фәвәдис Сәйфетдинов- III, лаборантлар арасында "Әнәк" агрофирмасыннан Гөлгенә Гайнетдинова- I, "Эконом" хуҗалыгыннан Гөлнара Исламова - II, "Ташкын"нан Гөлсәрия Солтанова III урыннарга лаек булдылар. 35 яшькә тикле савымчылар арасында "Эконом" хуҗалыгыннан Рузилә Бәдертдинова - I, "Ташкын"нан Ландыш Гыйбадуллина- II, "Чишмә" хуҗалыгыннан Ландыш Вәлиева- III, 35 яшьтән зурраклар арасында "Әнәк" агрофирмасыннан Нәзилә Адиева - I, "Актаныш" агрофирмасыннан Тәнзилә Миңнуллина - II, "Эконом"нан Илүсә Исламова – III урынга ия булдылар. Бәйгенең абсолют җиңүчесе булып "Башак" хуҗалыгыннан Альбина Мөхәмәтдинова калды.

Тулы команда булып катнашкан хуҗалыклар арасында беренче урынга –"Әнәк" агрофирмасы, икенче урынга "Эконом" хуҗалыгы, өченче урынга "Ташкын" хуҗалыгы чыкты. Җиңүчеләрнең барысына да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10