ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Динебез булмаса, бәлки, без хәзер булмас та идек – Индус Таһиров

4 июнь 2017, 13:50 , Фото: Расих Фасхутдинов

Динебез булмаса, бәлки, без хәзер булмас та идек – Индус Таһиров Тарих фәннәре докторы "Ярдәм" мәчетендә ифтар мәҗлесе уздырды.

(Казан, 4 май, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Индус Таһиров татарларны Ислам дине саклап калган дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә "Ярдәм" мәчетендә узган ифтар алдыннан сөйләде.

3 майда Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы, профессор Индус Таһиров һәм аның туганнары, “Ярдәм” мәчетендә ифтар мәҗлесе уздырды. Ифтарда барлыгы 1200гә якын кеше катнашты.

В казанской мечети «Ярдэм» состоялся традиционный ифтар

“Мөхтәрәм җәмәгать, менә изге айга кердек. Милләтебез Ислам дөньясында яшәп, бәхетле гомер кичерә. Бүген барыбыз да “Ярдәм” мәчетенә җыелып, бер-беребезгә изге теләкләр теләде. Үзебезнең кем булуыбызны тагын бер искә төшердек. Без – татарлар, мөселманнар. Без һәрвакытта үзебезнең динебезне, гореф-гадәтләребезне беренче урынга куеп яшәдек. “Ярдәм” фонды шул юнәлештә эшли”, – диде ул.

“Ислам дине, безне иң авыр вакытларда да коткарып калды. Дәүләтебезне югалтып, урыс кулына күчкәннән соң, без коточкыч упкынга төшкән идек. Әгәр дә шушы динебез булмаса, без, бәлки, бу көннәрдә булмаган да булыр идек. Аллаһка шөкер, Ислам динебез безне коткарып калды. Бүгенге көндә динебез яңарып килә, яшьләребез арта” – дип сөйләде академик

В казанской мечети «Ярдэм» состоялся традиционный ифтар

Совет чорының татар милләтенә йогынтысы турында Индус Таһиров: “Совет чорында без динсез, телсез кала яздык. Шул чорны үтеп, исән калып, бүгенге көнгә дә килеп җиттек. Бүген безнең яшәешебезгә, динебезгә, гомумән татарлыгыбызга юл ачылды. Без һаман да шул юлдан барачакбыз”, – диде ул.

Татарларның хәзерге вакытта Ислам теленә мөнәсәбәте турында ул: “Татарлар, һичшиксез, үзгәртергә тиеш. Безнең барыбер әле Ислам диненә чын мәгънәдә килеп җиткәнебез юк. Яшьләребезнең мәчетләргә йөреп, Ислам диненә тугрылыклы булып яшәп, Ислам гаиләләре булдырып, телебезгә хезмәт итәрлек шәхесләр тәрбияләргә насыйп булсын иде”, – дигән, фикер әйтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10